ТР Урманнарны яклау үзәге директоры белән КазДАУ ректоры урман тармагы өчен кадрлар әзерләү өлкәсендәге хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алышты

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге директоры Надежда Кузякина һәм Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев урман тармагы өчен кадрлар әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре турында фикер алышты. Филиалда булып узган очрашуда КДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультеты вәкилләре катнашты.

Очрашу барышында югары уку йорты студентлары өчен урманнарны саклау мәсьәләләре буенча гамәли дәресләр, лекцияләр үткәрү, ТР Урманнарны яклау үзәге базасында эш һәм диплом алды практикаларын оештыру мәсьәләләре каралды.

КДАУда, алга таба эшкә урнаштырып, максатчан укыту мөмкинлеге турында фикер алышу аерым тема булды. Моның өчен республиканың мәктәп урманчылыклары белән эшләү, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре белән мавыгучы укучыларны эзләү зарурилыгы билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International