Лесхоз урта мәктәбендә «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Кошлар ашханәсе» акциясендә катнашкан

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Арча муниципаль районы Лесхоз урта мәктәбендә «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Кошлар ашханәсе» акциясендә катнашкан. Чара кысаларында балалар кошлар өчен яңа җимлекләр ясаган һәм мәктәп территориясендә элеп чыкканнар.

«Әлеге акция безнең өчен традициягә әверелде, – дип сөйләде тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, «Табигать варислары» берләшмәсе җитәкчесе Фирая Гайнанова. – Кышын кошларны ашату үсеп килүче буынның экологик культурасын формалаштыруга ярдәм итүдә иң мөһим табигать саклау чараларының берсе булып тора. Акциядә башлангыч сыйныф укучылары да катнашты».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International