Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте, ТР буенча Росреестр идарәсе һәм «Роскартография» АҖ хезмәткәрләреннән торган делегация булып китте. Килүгә делегация әгъзалары Министрлыкның урман хуҗалыгы музее экспозициясе белән танышты. Экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде.
Илгиз Зарипов катнашучыларга Татарстан Республикасы урман комплексының тарихы һәм хәзерге торышы, республика урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары эшчәнлеге юнәлешләре, Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәге эше һәм башкалар турында сөйләде.
Аннары очрашуда катнашучылар Цифрлаштыру һәм җир һәм күчемсез милекнең бердәм мәгълүмат ресурсын булдыруга кагылышлы проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты. ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов делегация әгъзаларын 2020 елда эшләнгән Татарстан Республикасы Урман фондының геомәгълүмат системасы белән таныштырды. «Дистанцион зондлау мәгълүматлары нигезендә урман комплексы торышын мониторинглау һәм контрольдә тоту сервисы белән интеграцияләү нәтиҗәсендә, система урман ресурсларын исәпкә алу һәм алар белән эш итү эшчәнлеген автоматлаштырырга, үзгәрешләр кертергә, шул исәптән урман утыртмаларын законсыз кисү, урман патологиясе булган участокларны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә», – диде ул.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган берничә дәүләт хезмәтен электрон форматка күчерү Татарстан Республикасы урман комплексын цифрлаштыруда тагын бер адым булачак. Әлеге проектны 2021-2022 елларда гамәлгә ашыру планлаштырыла, дип өстәде Илгизәр Зарипов.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан ел ахырына кадәр Бердәм мәгълүмат ресурсы булдыруга кагылышлы эксперимент уздырылачак Россиянең дүрт сынау төбәгенең берсе булачак. Татарстан Республикасыннан тыш исемлеккә Пермь крае, Краснодар крае һәм Иркутск өлкәсе дә кертелгән.
Әлеге экспериментның максаты – төрле дәүләт мәгълүмат системаларында булган җир һәм күчемсез милек турындагы мәгълүматларны җыю һәм чагыштыру, шулай ук әлеге мәгълүматларны Бердәм мәгълүмат ресурсында җир кишәрлекләрен һәм күчемсез мөлкәтне куллануның нәтиҗәлелеген арттыру өчен берләштерү нигезләрен эшләү.