Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булып узды, анда беркетмә йөкләмәләрен үтәү барышы каралды. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Киңәшмәдә министрның беренче урынбасары, эшләр идарәчесе, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Киңәшмә барышында федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру, Татарстан Республикасы урман комплексын цифрлаштыру, мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү, дәүләт телләре турындагы законнарны үтәү, тоту өчен билгеләнгән урман диләнкеләрен үзләштерү һ.б. мәсьәләләр каралды.
Аерым алганда, министрга 2021 ел башыннан алып республиканың дәүләт урман инспекторлары урманнарда 800дән артык патрульлек үткәрде һәм административ хокук бозулар турында 6 беркетмә төзелде, дип сөйләделәр. Шулай ук зарури таләпләрне һәм муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне Россия Федерациясенең урман законнары өлешендә бозуга юл куймау турында 6 кисәтү бирелгән.
Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров докладларны тыңлаганнан соң, хезмәткәрләргә су саклаучы урманнарны утырту өчен кишәрлекләр сайлап алу, Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең компьютер техникасы белән тәэмин ителешенә һәм агымдагы елда Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IV слетын үткәрүгә кагылышлы йөкләмәләр бирде.
«Шулай ук урман законнарын бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү эшен көчәйтергә, контроль-күзәтчелек чараларының сыйфатын арттырырга кирәк», – дип ассызыклады министр.