Бүген Министрлыкта 2021 елда «Татнефть» ГАҖ тарафыннан урманнарны торгызу эшләрен үткәрү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Чарада урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге җитәкчесе Тимур Галиев, урманчылыклардагы җитәкче-урманчылар, урман хуҗалыклары директорлары, «Татнефть» ГАҖнең әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик куркынычсызлык бүлеге җитәкчесе Петр Кубарев һ.б. катнашты.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм «Татнефть» ГАҖ арасында хезмәттәшлек итү, стандарт утырту материалы китерү, урман фонды территориясендә яңа урман утыртмалары булдыру, урман культураларын агротехник карау буенча эш башкару мәсьәләләре каралды.
2021 елда «Татнефть» ГАҖ инициативасы буенча Министрлык карамагындагы учреждениеләр һәм урман хуҗалыклары белгечләре көче белән 1,6 мең га мәйданда урман утыртмалары утыртылыр дип көтелә.