Бүген урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ һәм «Минзәлә урман хуҗалыгы» ДБУ эш йомгаклары буенча киңәшмә үткәрде. Фикер алышуда Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов, җитәкче-урманчы Илнар Әхмәтгалиев, урман хуҗалыгы директоры Айдар Хәлиуллин, район башкарма комитеты, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Киңәшмәне министр Равил Кузюров ачты һәм эш регламентын игълан итте.
Район башлыгы Айдар Сәлахов үзенең сәламләү сүзендә «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ һәм «Минзәлә урман хуҗалыгы» ДБУ белән хезмәттәшлек итүгә, «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны федераль проектын гамәлгә ашыруга, табигатьне саклау акцияләренә, экологик белем бирүгә һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүгә тукталды. «Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка һәм Сезгә, Равил Әфраимович, күрсәтелгән ярдәм өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Төрле программалар буенча урманчылык һәм урман хуҗалыгының техника паркы даими рәвештә яңартылып тора, шулай ук 2020 елда тармак хезмәткәрләренең хезмәт хакы да шактый артты», – дип билгеләп үтте ул.
Урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәүгә дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре турындагы төп доклад белән җитәкче-урманчы Илнар Әхмәтгалиев чыгыш ясады. Ул 2020 елда Минзәлә урманчылыгы территориясендә 165 га мәйданда – урманнарны торгызу, 27 га – саклагыч урман утыртмалары утырту, 1408 га – урман культураларын агротехник карау, 150 га урман культураларын тулыландыру буенча эшләр башкарылганлыгын хәбәр итте. «Шулай ук 263 кг төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы да әзерләнде (планның 132%ы) һәм 1570 мең стандарт утырту материалы (178%) үстерелде» , – дип хәбәр итте Илнар Әхмәтгалиев.
Урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы кысаларында 30 км янгынга каршы минераллаштырылган яңа полосалар булдырылган һәм гомуми озынлыгы 320 км гамәлдә булганнары карап чыгылган.
«Шулай ук 2020 елда дәүләт урман инспекторлары урманчылыкның урман фонды җирләренә 810 патрульлек үткәрде һәм административ хокук бозулар турында 38 беркетмә төзелде», – дип өстәде җитәкче-урманчы.
ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2020 елдагы эшенә уңай бәя бирде. «Намуслы хезмәтегез һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегез өчен рәхмәт сезгә, – диде министр. – Киләсе чорга бурычлар арасында – федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру һәм урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек эшләрен көчәйтү».
Бүген «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ һәм «Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча да шундый ук киңәшмә узды. Анда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, җитәкче-урманчы Гөлнара Мөхәммәтханова, урман хуҗалыгы директоры Сәгыйть Абдуллин һ.б. катнашты.
Гөлнара Мөхәммәтханова 2020 елда башкарылган эшләр турында сөйләде. Ул катнашучыларга контроль-күзәтчелек, санитар-савыктыру чаралары, табигать саклау акцияләре, мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү барышы турында җентекләп сөйләде.
Киңәшмәгә йомгак ясап, министр Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләренә «Урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру, урман законнарын бозу очракларын кисәтү һәм ачыклау, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм Татарстан Республикасы урман комплексын цифрлаштыру белән бәйле берничә йөкләмә бирде.