ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаментында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы узды

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы булып узды. Утырыш видеоконференция режимында Департамент җитәкчесе Александр Орнатский рәислегендә узды.

Чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов катнашты.

Киңәшмә барышында Идел буе федераль округы субъектларында урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек, урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планнарын эшләү һәм раслау, «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

Моннан тыш, Александр Орнатский урман комплексын цифрлаштыру һәм ЛесЕГАИС системасын модернизацияләү мәсьәләләренә дә тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International