«Рослесозащита» ФБУ филиалы булган Татарстан Республикасы Урманарны яклау үзәгендә 2020 елда урман үсемлекләре орлыклары сыйфатын һәм стандарт утырту материалын тикшерү буенча башкарылган эшләргә йомгак ясаганнар.
Белгечләр тарафыннан барлыгы 253 партия орлык тикшерелгән. Алар арасыннан гомуми массасы 24,2 мең кг булган 147 партия тикшерелгән (Россия Федерациясендә әзерләнгән орлыкларның гомуми күләменнән – 9,8%). Анализ күрсәткәнчә, аларның сыйфаты түбәндәгечә: 1 нче класслы сыйфат орлыгы – 9,9% (2,4 мең кг), 2 нче класслы сыйфат – 78,5% (19 мең кг), 3 нче класслы сыйфат – 11,6% (2,8 мең кг). Саклана торган урман үсемлекләре орлыклары 786 кг (1 нче сыйфат орлыгы – 44% (346 кг), 2 нче сыйфат классы – 33,9% (266 кг), 3 нче класс – 19,2% (150,5 кг), кондицияле булмаган – 2,9% (23 кг)) күләмендә барлыгы 75 партия тикшерелгән.
Моннан тыш, филиал хезмәткәрләре тарафыннан урманнарны яңадан торгызганда кулланыла торган урман орлыкчылыгы өлкәсендә илкүләм стандартларга һәм урманнарны торгызу кагыйдәләрендә билгеләнгән күрсәткечләр буенча характеристикаларга бәя бирелгән. Барлыгы 7 питомникта һәм ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә 44 партия утырту материалы тикшерелгән. Үсентеләрнең һәм кәлшәләрнең торышы яхшы дип бәяләнгән.