ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алабуга һәм Зәй урманчылыкларының 2020 елгы эш йомгаклары буенча киңәшмә үткәрде

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда «Алабуга урманчылыгы» ДКУ һәм «Алабуга урман хуҗалыгы» ДБУнең 2020 елдагы эш нәтиҗәләре каралды һәм 2021 елга бурычлар билгеләнде. Аны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев, җитәкче-урманчы Рәмис Гыйлаҗиев, урман хуҗалыгы директоры Миннегаян Мөхәммәтҗанов, район башкарма комитеты, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Киңәшмәне министр Равил Кузюров ачты һәм эш регламентын игълан итте.

Аннары район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм җитәкче-урманчы Рәмис Гыйлаҗиев чыгыш ясады.

Рөстәм Нуриев Министрлык карамагындагы учреждениеләр, «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ, табигать саклау акцияләре һ.б. белән үзара бәйләнешкә тукталды. «Без урман профильле оешмаларыбыз белән тыгыз эшлибез, шул исәптән шәһәр һәм торак пунктлар территорияләрен яшелләндерү һәм төзекләндерү, коры-сары, «авария» хәлендәге агачларны җыештыру өлешендә дә, – дип билгеләп үтте ул. – Республика җитәкчелегенә һәм Сезгә, Равил Әфраимович, күрсәтелгән ярдәм өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә».

Төп доклад белән Рәмис Гыйлаҗиев чыгыш ясады. Ул искәрткәнчә, бүгенге көндә Алабуга урманчылыгының урман фонды җирләренең гомуми мәйданы 29 мең га тәшкил итә. Составына 3 участок урманчылыгы – Морт, Менделеевск һәм Татарстан урманчылыклары керә.

«2020 елда урманчылык территориясендә 58 гектарда урманнар торгызылды, 60 гектарда яклагыч урман утыртмалары утыртылды, – дип хәбәр итте җитәкче-урманчы. – Төп урман барлыкка китерүче токымнарның 220 кг орлыгы әзерләнде һәм 626 мең стандарт утырту материалы үстерелде».

Шулай ук Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү, «Хәтер бакчасы», «Урманны саклыйк» табигать саклау акцияләре кысаларында 21,7 га мәйданда 24 мең данә ылыслы һәм яфраклы токым үсентесе утыртылган.

Урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үтәү барышында 150 км янгынга каршы минераллаштырылган яңа полосалар булдырылган һәм гомуми озынлыгы 100 км гамәлдә булганнарын карап чыкканнар, янгын тематикасына 12 аншлаг һәм плакатлар урнаштырылган һәм 450 данәдән артык мәгълүмат листовкасы таратылган.

«Быел барлык хезмәткәрләргә дә урман законнарын бозу очракларын ачыклауга һәм урманнарда санитар куркынычсызлыкны тәэмин итүгә контрольне көчәйтергә кирәк», – дип сүзен йомгаклады Рәмис Гыйлаҗиев.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә авыр хезмәтләре һәм сайлаган эшләренә тугрылыклы булганнары өчен рәхмәт белдерде. «2021 ел – истәлекле ел. Без Татарстан Республикасы урман комплексы белән идарә итүче дәүләт органы һәм Лубян урман-техника көллияте оешуга 100 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Шулай ук безнең алда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, урман ресурсларыннан рациональ һәм өзлексез файдалануны тәэмин итү буенча башка бурычлар да тора», – дип ассызыклады министр.

Бүген «Зәй урманчылыгы» ДКУ һәм «Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча да шундый ук киңәшмә узды. Анда Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов, җитәкче-урманчы Ирина Забродина, урман хуҗалыгы директоры Ранил Мөхәммәдиев һ.б. катнашты.

2020 елда башкарылган эшләр турында Ирина Забродина хәбәр итте. Ул урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәүгә дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре, мәктәп урманчылыклары эшчәнлеге, табигатьне саклау акцияләре һ.б. турында сөйләде. «Хәзерге вакытта урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек бара, – диде Ирина Забродина. – Шул исәптән бу – кисәтүләр бирү, авыл җирлекләре башлыклары, урманнан файдаланучылар белән очрашулар, шулай ук халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-профилактика эше».

Киңәшмәгә йомгак ясап, министр Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләренә «Урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыру, урман законнарын бозу очракларын кисәтү һәм ачыклау, пиломатериаллар һәм халык куллана торган товарларны җитештерүгә бәйле берничә йөкләмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International