«Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре язгы урман культуралары сезонына әзерләнә

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

«Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ оешмасында 2021 елгы язгы урман культуралары сезонына әзерлек эшләре бара. Хәзерге вакытта урман хуҗалыгы хезмәткәрләре питомникта чәчү өчен юкә орлыклары әзерли. «Гадәттә юкә орлыкларын октябрьдән март аена кадәр җыялар, – дип сөйләде «Аксубай урманчылыгы» ДКУ урманнарны торгызу инженеры Марсель Моратшин. – Хәзерге вакытта эшләр Аксубай, Ибрай һәм Чабаксар участок урманчылыкларында алып барыла. Һәр участок урманчылыгына орлык әзерләү планы – 5-7 килограмм».

«Соңыннан юкә орлыклары Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгенә тикшерүгә җибәреләчәк һәм бу язда базислы урман питомнигында чәчеләчәк», – дип өстәде Марсель Моратшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International