Кичә, 3 февраль көнне, Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының Жуково, Олы Шәмәк һәм Келәш авыл җирлекләре гражданнарының җыеннары узган. Аларда 2021 елда урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек турындагы доклад белән «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Ранил Рәхмәтуллин чыгыш ясаган.
Үзенең чыгышында җитәкче-урманчы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның ведомствосындагы учреждениеләр тарафыннан урман янгыннары барлыкка килүне кисәтү буенча алып барыла торган эшләргә тукталган һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен җаваплылык турында искәрткән. Әйтик, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 3 мең сум күләмендә, вазыйфаи затларга – 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
«Моннан тыш, кагыйдәләр нигезендә, кар катламы эреп беткән көннән башлап урман янындагы территорияләрне коры үлән үсемлекләреннән, аунак, кисүдән калган агач калдыкларыннан, чүп-чардан һәм яна торган башка материаллардан чистартырга кирәк», – дип өстәгән Ранил Рәхмәтуллин.