«Бәллүр компас» илкүләм премиясен алу өчен конкурста катнашу буенча гаризалар кабул итү 20 февральгә кадәр озайтылган

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

«Бәллүр компас» илкүләм премиясен алу өчен конкурста катнашу буенча гаризалар кабул итү 20 февральгә кадәр озайтылган.

«Бәллүр компас» – халыкара дәрәҗәле бүләк, ул география, экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау өлкәсендәге күренекле казанышлар өчен бирелә. Конкурс ел саен Рус география җәмгыяте эгидасында үткәрелә.

Конкурста Россия һәм чит ил иҗтимагый оешмалары, фәнни һәм белем бирү учреждениеләре, иҗат берлекләре, предприятиеләр, шулай ук бәйсез инициативалы төркемнәр һәм башка шәхси затлар катнаша ала.

Җиңүчеләр «Фәнни казаныш», «Агарту», «Табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча иң яхшы социаль-мәгълүмати проект», «Сәнәгать предприятиеләренең, бизнесның иң яхшы экологик проекты», «Сәяхәт һәм экспедиция», «ММЧда иң яхшы яктырту», «Басма», «Фотоэш», «Гражданлык позициясе», «Иң яхшы төбәк проекты» һәм «Иҗтимагый танылу» дигән 11 номинациядә билгеләнәчәк.

Тулырак мәгълүматны конкурсның рәсми сайтында белергә мөмкин: https://rus-compass.ru/join/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International