Министрлыкта «Идел буе урманчылыгы» ДКУ һәм «Идел буе урман хуҗалыгы» ДБУнең 2020 елдагы эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

Бүген Министрлыкта «Идел буе урманчылыгы» ДКУ һәм «Идел буе урман хуҗалыгы» ДБУнең 2020 елгы эш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлары. 2020 ел өчен күмәк килешүләр үтәлешен карау» темасына видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмәдә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров, җитәкче-урманчы Рөстәм Исмәгыйлев, урман хуҗалыгы директоры Фәрит Галиәхмәтов, район башкарма комитеты, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

2020 елда башкарылган эшләр турындагы төп доклад белән Рөстәм Исмәгыйлев чыгыш ясады. Ул Идел буе урманчылыгы территориясендә 28 га мәйданда – урманнарны торгызу, 20 га – саклагыч урман утыртмалары утырту, 150 га – урман культураларын агротехник карау, 45 га урман культураларын тулыландыру эшләре башкарылганлыгы турында сөйләде.

«Урманнарны яклау максатларында 350 гектар мәйданда урман патологиясе тикшерелде, 91 гектар мәйданда санитария-савыктыру чаралары уздырылды», – дип хәбәр итте Рөстәм Исмәгыйлев.

Башлангыч һөнәри берлек оешмасы эшчәнлеге турында урманнан файдалану буенча инженер, оешма рәисе Нияз Шәйхетдинов сөйләде.

Киңәшмәгә министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов йомгак ясады. Ул белгечләргә «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру, федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыру һәм санитар-савыктыру чараларын үткәрүгә бәйле берничә йөкләмә бирде. «Шулай ук янгын куркынычы сезонына әзерлек һәм халык арасында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-профилактика эшләренә аерым игътибар бирергә кирәк», – дип ассызыклады Илгизәр Зарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International