ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә әзерлек башланды

2021 елның 20 феврале, шимбә

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә әзерлек башланды. Акция Татарстан Республикасында 2021 елның язында оештырылыр дип көтелә.

Хәзерге вакытта урман фонды һәм муниципаль районнар территориясендә кишәрлекләрнең локациясен билгеләү, шулай ук утырту материалының токым составын билгеләү эшләре алып барыла.

Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе беренче тапкыр 2020 елның язында үткәрелде. Аны оештыручылар – РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды. Чара кысаларында республикада 350 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә, фронттан өйләренә кайтмаган туганнары һәм якыннарына багышлап 511 мең агач утыртылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International