Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасында агач материалларын законсыз әзерләүне, транспортлауны, эшкәртүне, сатуны һәм экспортлауны кисәтү һәм туктату мәсьәләләре ведомствоара комиссиясе утырышы булды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды. Чарада Татарстан районара табигать саклау прокуратурасы, Казан районара табигать саклау прокуратурасы, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе, Татарстан буенча салым хезмәте идарәсе, Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе, Татарстан буенча Росимуществоның Төбәкара территориаль идарәсе, «Рослесозащита» ФБУ филиалы – «Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге» һ.б. катнашты.
Утырышта 2020 елда үткәрелгән оператив-профилактик чаралар турында төп доклад белән Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров чыгыш ясады. «Узган ел ахырында Татарстан Республикасында «Чыршы» операциясе оештырылды. Барлыгы 52 вакытлы стационар пост һәм 156 мобиль патруль төркеме булдырылды, 593 рейд үткәрелде, – дип хәбәр итте Айрат Әхмәров. – Операция нәтиҗәләре буенча урман законнарын бозуның 18 очрагы ачыкланды. Барлык очраклар буенча да гаепле затларга карата административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылган. Урман фондына китерелгән гомуми зыян 29,3 мең сум тәшкил итте».
Докладчы шулай ук «Лесовоз» оператив-профилактика чарасы нәтиҗәләренә дә тукталды. Шулай итеп, 2020 елда операция кысаларында дәүләт урман инспекторлары һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре катнашында 440 рейд үткәрелгән, стационар постларда урман материаллары белән төялгән 603 машина туктатып тикшерелгән. «Лесовоз» чарасы йомгаклары буенча агачны урман законнарында билгеләнгән тәртиптә теркәлә торган документларны рәсмиләштермичә генә транспортлаган өчен 2 беркетмә төзелгән.
Утырыш ахырында 2021 елга Татарстан Республикасында агач материалларын законсыз әзерләүне, транспортлауны, эшкәртүне, сатуны һәм экспортлауны кисәтү һәм булдырмау мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең эш планына кертү өчен Идел төбәкара табигатьне саклау прокуратурасы тәкъдимнәре каралды.