«Утны туктат!» янгынга каршы федераль мәгълүмат кампаниясе башланып китте

2021 елның 2 марты, сишәмбе

Россиядә «Утны туктат!» янгынга каршы федераль мәгълүмат кампаниясе башланып китте. Ул кеше катнашында барлыкка килгән, шул исәптән корыган үләнгә ут төртү нәтиҗәсендә дә, табигый янгын хәтәрлекләрен киметүгә юнәлдерелгән.

Яз көне урманнардагы янгыннарга нәкъ менә кеше төп сәбәпче булып тора. Аерым алганда, басуларда, йорт яны территорияләрендә, дача участокларында һәм башка җирләрдә санкцияләнмәгән рәвештә коры үсемлекләр яндырыла башлый. Мәсәлән, Рослесхоз мәгълүматларына караганда, 2020 елның язында теркәлгән утның башка категория җирләреннән урманга күчүе нәтиҗәсендә урман янгыннарының 30%ына сәбәпче булган.

Россиядә 2015 елдан башлап авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә коры үсемлек яндыру, кырларда һәм башка территорияләрдә учак торгызу тыела. Шул ук вакытта урман кишәрлекләренә якын территорияләрдә янгынга каршы киртәләр оештыруга кагылышлы таләпләр, муниципалитетларның муниципаль янгын сагы оештыру хокукы һ.б. аныкланды.

Гади генә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү язгы урман янгыннарының шактый санын киметергә мөмкинлек бирәчәк. «Утны туктат!» кампаниясе янгынның потенциаль сәбәпчесе булырга мөмкин булган кешеләрнең аерым игътибарын җәлеп итүгә исәпләнгән. Алар – урманнардан файдаланучылар, аучылар, балыкчылар, туристлар, урман фонды җирләренә янәшә урнашкан территорияләрдәге авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре.

Мәгълүмат кампаниясе дүртенче ел рәттән үткәрелә, аның инициаторы – Ирекле урман янгыннары җәмгыяте. Проектны Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, «Авиалесохрана» ФБУ, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Стратегик инициативалар агентлыгы һ.б. хуплый.

 

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International