Урман тармагы белгечләре Татарстан Республикасы муниципаль районнары администрацияләре белән урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу мәсьәләләрендә хезмәттәшлек итә. Әйтик, ТР "Идел буе урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Рөстәм Исмәгыйлов Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зыятдинов, райондагы учреждениеләр, оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясады.
Рөстәм Исмәгыйлев чыгышында узган ел урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр турында сөйләде. Аерым алганда, ул Идел буе урманчылыгы территориясендә 28 га мәйданда – урманнарны торгызу, 20 га – саклагыч урман утыртмалары утырту, 150 га – урман культураларын агротехник карау, 45 га урман культураларын тулыландыру эшләре башкарылганлыгы турында сөйләде.
«Безнең эшчәнлекнең иң мөһим юнәлешләренең берсе – урман янгыннары барлыкка килүне булдырмый калу, – дип ассызыклады җитәкче-урманчы. – Хәзерге вакытта 2021 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек тулы куәтенә бара. Шул исәптән бу – кисәтүләр бирү, авыл җирлекләре башлыклары, урманнардан файдаланучылар белән очрашулар, шулай ук халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-профилактика эше».