3 март көнне «Лениногорск урманчылыгы» ДКУ урманнарны торгызу инженеры Рәисә Степанова Лениногорск шәһәренең 3 нче урта мәктәбендә булган. Анда ул «Дубки» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен «Урман культураларын механика һәм кул ысулы белән утырту. Колесов кылычы. Утырту техникасы һәм тирәнлеге. Көзге инвентарьлаштыру» темасына дәрес уздырган.
Дәрес барышында инженер укучыларга республикада булган базислы урман питомниклары, стандарт утырту материалын үстерү үзенчәлекләре һәм урман культураларын булдыру технологияләре турында сөйләгән.
«Урман культураларын механика ярдәмендә һәм кул белән утырталар. Механика ярдәмендә утырткан очракта, урман утырту машиналары кулланыла, ә кул белән утыртканда Колесов кылычы кулланыла, – дип билгеләп үткән Рәисә Степанова. – Колесов кылычы 1883 елда уйлап табылган һәм аңа нигез салучы – Харьков игенчелек училищесы директоры Александр Андреевич Колесов хөрмәтенә шулай дип аталган».
Лекциядән соң «Дубки» мәктәп урманчылыгының киләсе чорга эш планы турында фикер алышканнар.