Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында ИФОда урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча видеоконференция режимында штаб утырышы булып узды. Утырыш департамент җитәкчесе Александр Орнатский рәислегендә узды.
Чарада Идел буе федераль округының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров һәм Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов катнашты.
Киңәшмә барышында урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планнарын эшләү һәм раслау, урманнарда янгын куркынычы янаган чорга әзерлек, шул исәптән урман янгыннарын сүндерү техникасының һәм янгынга каршы җиһазларның төзеклеген тикшерү, янгын сүндерүче мобиль төркемнәрне формалаштыру һ.б. мәсьәләләр каралды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы расланган төбәкләр арасында Татарстан беренче булды. Бу хакта департамент җитәкчесе Александр Орнатский да әйтте.