ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаментында 2021 елда урманнарны яклау эшләрен үткәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында 2021 елда урманнарны яклау эшләрен үткәрү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмә Департамент җитәкчесе урынбасары Сергей Ковалев рәислегендә узды.

Чарада Идел буе федераль округының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров һәм Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов катнашты.

Киңәшмә барышында 2021 елда Идел буе федераль округы төбәкләрендә урманнарны яклау эшләрен үткәрү планы турында фикер алышынды. «4 субъектта зарарлы организм чыганакларын бетерү чаралары планлаштырылган. Әзерлек эшләрен башлавыгыз турында сорыйм», – диде Сергей Ковалев.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында урманнарны яклау максатларында быел 37,6 мең га мәйданда урман утыртмаларын урман патологиясе буенча тикшерү һәм 5,8 мең га мәйданда санитар-савыктыру чаралары башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International