ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Арча муниципаль районында булды

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Арча муниципаль районына эш визиты белән барды. Анда ул «Арча урманчылыгы» ДКУ һәм «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ эш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар турында. 2020 елга күмәк шартнамәнең үтәлешен карау»» дигән темага киңәшмә үткәрде.

Утырыш Арча шәһәрендә хакимият бинасында узды. Чарада муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, урманчылык, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Утырышта төп доклад белән җитәкче-урманчы Шамил Хәйруллин чыгыш ясады. Ул искәрткәнчә, бүгенге көндә Арча урманчылыгының урман фонды җирләренең гомуми мәйданы 32,2 мең га тәшкил итә, шул исәптән урман белән капланган җирләр – 30,6 мең га. Составына 3 участок урманчылыгы – Балтач, Сурнар һәм Тукай урманчылыклары керә.

«2020 елда урманчылык территориясендә 126 гектарда – урманнар торгызылды һәм 85 гектарда саклагыч урман утыртмалары утыртылды. 85,5 кг төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнде һәм 1,8 миллион стандарт утырту материалы үстерелде», – дип хәбәр итте Шамил Хәйруллин.

Урман патологиясе буенча 359 га тикшерү уздырылган, 81 га мәйданда санитар-савыктыру чаралары башкарылган.

Шулай ук Шамил Хәйруллин контроль-күзәтчелек чаралары, табигать саклау акцияләре, 2021 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек һәм башкалар турында сөйләде.

Аннары нотык белән «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ баш икътисадчысы, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Надия Җиһаншина чыгыш ясады.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2020 елдагы эшенә уңай бәя бирде. «Фидакарь хезмәтегез һәм үз эшегезгә бирелгәнегез өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм, – дип билгеләп үтте ул. – Бу елга билгеләнгән бурычлар арасында – республика территориясендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәү, федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру».

Киңәшмә ахырында урман тармагының алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Белгечләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары, ТР Икътисад министрлыгының, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының, Арча һәм Балтач муниципаль районнары башлыкларының Рәхмәт хатлары, «Арча урманчылыгы» ДКУ һәм «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International