Татарстан Республикасында Халыкара урманнар көненә багышланган чараларга старт бирелде

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасында Халыкара урманнар көненә багышланган чараларга старт бирелде. Шулай итеп, «Алабуга урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре «Урман – безнең байлыгыбыз» темасына Олы Шүрнәк урта мәктәбе  «Яшь урман дуслары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргән. Дәрес барышында урман остасы Владимир Пашаев укучыларга урманнар, аларның мөһим экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге турында сөйләгән.

Халыкара урманнар көне яки Бөтендөнья урманнарны яклау көне 21 мартта билгеләп үтелә. Бәйрәмнең максаты – җәмәгатьчелек игътибарын урман ресурсларын саклау һәм арттыру проблемаларына җәлеп итү, урман экосистемаларының әһәмияте, аларның чын торышы, аларны саклау һәм торгызу буенча төп чаралар турында белемнәрне тарату. 2021 елда Халыкара урманнар көне «Урманнарны яңадан торгызу: кризистан чыгу һәм иминлек юлы» темасына багышланган.

Бәйрәм кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең хезмәткәрләре республиканың мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә дәресләр, лекцияләр, презентацияләр, күргәзмәләр, түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, мастер-класслар һәм башка чаралар уздырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International