Саба муниципаль районының Лесхоз бистәсендә РСФСР һәм ТАССР атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлегенә традицион чаңгы ярышлары узды. Ярышларда 10 команда – «Саба урманчылыгы» ДКУ, «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ һәм Мишә авыл җирлеге бүлекчәләре вәкилләре катнашты.
Ярышлар нәтиҗәсендә, беренче урынга көрәштә Мишә авыл җирлеге командасы җиңү яулады. Икенче урында – ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге командасы, өченчедә – «Саба урманчылыгы» ДКУ үзәк аппараты.
Миңнеханов Нургали Миңнехан улы (24.03.1930 – 17.02.2001) урман тармагына 36 елдан артык гомерен багышлаган. 1962-1990 елларда Саба урман хуҗалыгын (хәзер – «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ) җитәкләгән. Нургали Миңнеханов Татарстан АССР урман хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән. Аның җитәкчелегендә урман хуҗалыгын алып баруның интенсив моделе кертелә, агач эшкәртү өчен җитештерү егәрлекләре булдырыла, шуның нәтиҗәсендә Саба урман хуҗалыгы ТАССР урман комплексы системасында алдынгы предприятиеләрнең берсе, социалистик ярышларда күп тапкырлар җиңүче була.