Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының башлангыч һөнәри берлек оешмасының хисап җыелышы булды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасының оештыру эшләре буенча баш белгече Елена Далецкая, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Җыелышта төп доклад белән Министрлыкның оештыру эшләре бүлеге җитәкчесе, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Наталья Тюкаева чыгыш ясады. Ул үз чыгышында үткәрелгән чараларга һәм 2020 елда гамәлгә ашырылган социаль ярдәм чараларына, Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы белән үзара хезмәттәшлеккә, хезмәт сагы мәсьәләләренә тукталды.
«Узган ел башлангыч һөнәри берлек оешмасы тарафыннан Ватанны яклаучылар көненә, Халыкара хатын-кызлар көненә, «Кызыл җәй – син иң гүзәле», «Урман – безнең байлыгыбыз» һәм «Урман – безнең төп мәнфәгать» конкурслары үткәрелде», – дип хәбәр итте Наталья Тюкаева. – Шулай ук республиканың урман комплексын үстерү өчен хезмәт куйган ветераннарга да аерым игътибар бирелде. Без даими рәвештә аларның эшләре белән кызыксындык, аларга нинди дә булса ярдәм кирәкмиме икәнлеген белешеп тордык, ветераннарыбызны бәйрәм белән котладык һәм бүләкләр тапшырдык».
Шулай ук башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе COVID-19 коронавирус инфекциясенең таралуын кисәтү буенча гамәлгә ашырылган чаралар комплексы турында да сөйләде.
«Һөнәри берлек – нәтиҗәле социаль партнерлыкны оештыруда коллективта сәламәт әхлакый климат формалаштыруга ярдәм итүче мөһим катнашучы. Шуңа күрә без киләчәктә дә коллективны берләштерү, һөнәри берлек әгъзаларының 100% дәрәҗәсендә саклау, Министрлык хезмәткәрләренең социаль-хезмәт хокукларын һәм һөнәри мәнфәгатьләрен яклау бурычын куябыз», – дип йомгаклады Наталья Тюкаева.
Аннары җыелышта башлангыч һөнәри берлек оешмасының комитет һәм ревизия комиссиясенең яңа әгъзалары, шулай ук хезмәт сагы буенча вәкаләтле вәкил сайланды.
Соңыннан Елена Далецкая чыгыш ясады, ул катнашучыларга һөнәри берлек эшчәнлегенең төп юнәлешләре – хокук саклау эше, хезмәтне һәм сәламәтлекне саклау һ.б. турында мәгълүмат бирде.
Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Министрлыкның башлангыч һөнәри берлек оешмасының 2020 елгы эшчәнлегенә уңай бәя бирде. «Һөнәри берлек оешмасы һәрвакыт коллективның бердәмлек символы булды һәм шулай булып кала да. Оешманың барлык сайланган әгъзаларына уңышлар телим», – диде ул.
Җыелыш ахырында Министрлыкның һөнәри берлек оешмасының алдынгы әгъзаларын бүләкләү тантанасы булды.