Министрлыкта республиканың Чүпрәле һәм Апас районнарында урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек барышы турында фикер алыштылар

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта Чүпрәле муниципаль районы территориясендә 2021 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада муниципаль район башлыгы Марат Гафаров, «Буа урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнар Гатауллин, Чүпрәле кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Сәгыйть Мәхмүтов һ.б. катнашты.

Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ачты.

Аннары район башлыгы Марат Гафаров һәм «Буа урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнар Гатауллин чыгыш ясады.

Үз чыгышында Марат Гафаров янгыннар һәм башка гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар комплексына тукталды, «Буа урманчылыгы» ДКУ белән хезмәттәшлек һәм алдагы чорга бурычлар турында сөйләде.

Илнар Гатауллин Чүпрәле кишәрлеге урманчылыгы территориясендә 2020 елда урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча башкарылган эшләр турында сөйләде. Шулай итеп, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы кысаларында гомуми озынлыгы 24 км булган янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны сузу һәм яңарту, янгынга каршы билгеләнештәге юлларны реконструкцияләү эшләре башкарылган.

«Янгын чыгу куркынычы янаган чорда урман фонды җирләрен патрульләү һәм халык арасында актив агитация-аңлату эшләре алып барылды, – диде Илнар Гатауллин. – Әлеге чаралар быел да планлаштырылган. Бүгенге көндә юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуга юл куймау турында 3 кисәтү бирелде».

Киңәшмәгә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров йомгак ясады. «2021 елның янгын куркынычы сезонына әзерлек кысаларында Без «Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы» эшләдек һәм ул расланды, II һәм III типтагы барлык урман янгыннарын сүндерү станцияләре тикшерелде, үзара хезмәттәшлек турында килешүләр озайтылды, урман янгыннары формированиеләре, янгын сүндерү мобиль төркемнәре төзелде, – дип билгеләп үтте министр. – Гомумән алганда, янгынга каршы кампаниянең уңышы Министрлыкның, аның ведомствосындагы учреждениеләрнең, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең, муниципаль районнар башкарма хакимияте органнарының җайга салынган эшенә һәм үзара хезмәттәшлегенә бәйле. Безнең уртак бурыч – быел да гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга юл куймау».

Бүген Апас муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов катнашында урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча шундый ук киңәшмә узды.

Төп доклад белән «Буа урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнар Гатауллин чыгыш ясады.

Аннары чарада катнашучылар урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үткәрү, 2021 елда муниципаль район территориясендә урман янгыннарын булдырмау чараларын тормышка ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International