2021 елның 18 мартында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе старт алды. Агач утырту эшләре бер үк вакытта Грозный, Махачкала, Нальчик һәм Новороссийскида узган. Үзәк чара Севастопольдә Җиңү паркында узган, анда бакчаны СССР Халык артисты, акциянең баш амбассадоры һәм рухландыручысы Василий Лановой рухына багышлаганнар.
Кампаниядә һәркем катнаша ала. Моның өчен https://садпамяти2021.рф/ сайтындагы картада акциянең иң якын ноктасын табарга һәм агач утырту өчен теркәлү узарга кирәк.
Акция 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк, Россиянең барлык 85 төбәген һәм чит илләрне дә колачлаячак. Агач утырту буенча соңгы мемориал чара Хәтер һәм кайгы көнендә Брестта узачак.
Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» – ел саен 27 миллион һәлак булган кеше истәлегенә 27 миллион агач утырту акциясе. 2020 елда анда 300 меңнән артык кеше катнашкан. Акцияне оештыручылар – Россия Табигать ресурслары министрлыгы һәм Рослесхоз ярдәме белән, «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды, шулай ук Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте.
Татарстан Республикасында акция апрель ахырында узачак. Беренчел мәгълүматларга караганда, фронттан туган якларына һәм якыннарына әйләнеп кайтмаган 350 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә 350 мең үсенте утырту планлаштырыла.
Акция турында өстәмә мәгълүматны 8 (843) 221-37-34 телефоны буенча алырга мөмкин (ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге).
Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте материаллары файдаланылды