Бүген Казан дәүләт аграр университетында Халыкара урманнар көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, КДАУ ректоры Айрат Вәлиев, урманчылыклардагы җитәкче-урманчылары, югары уку йорты укытучылары, студентлары, республиканың гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары катнашты.
Чараның модераторы булып КДАУ ректоры Айрат Вәлиев чыгыш ясады.
Очрашу Арча районы Лесхоз урта мәктәбендә «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр чыгышы белән ачылып китте. Укучылар катнашучыларга урманнарның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле, берләшмәнең эшчәнлек юнәлешләре һәм табигать саклау акцияләре турында сөйләде.
«Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы: чыганаклардан бүгенге көнгә кадәр» темасына доклад белән ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров чыгыш ясады. Үз чыгышында ул Татарстан Республикасында урманнарны яңадан торгызу, урман законнары бозылуны кисәтү һәм ачыклау, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту буенча үткәрелә торган эшләргә тукталды.
«Хәзерге вакытта республиканың урман белән капланган өлеше 17,5% тәшкил итә. Урманнар тигез бүлгәләнмәгән. Әйтик, Нурлат районында урманнар белән каплану дәрәҗәсе 40% артып китә, ә Чүпрәле һәм Чистай районнарында урманнар юк диярлек, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Урманнар белән каплану дәрәҗәсен нибары 1% арттыру өчен дә 65 мең гектар мәйданда яңа урман утыртырга кирәк. Моның өчен дистә еллар таләп ителә. Шуңа да карамастан, без урман байлыкларын саклау һәм арттыру өчен барысын да эшлибез».
Министр хәбәр иткәнчә, 2019 елдан башлап «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты гамәлгә ашырыла, аның төп максаты – урманнарның кимү һәм торгызылу дәрәҗәсен 100% нисбәтендә тәэмин итү. Шулай ук Татарстан Республикасында 50 базислы урман питомнигы бар, ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге эшли, анда ел саен ябык тамыр системалы 12 млн.данә утырту материалы үстерелә.
«Быел без республиканың урман хуҗалыгы белән идарә итүче дәүләт органы оешуга 100 ел һәм Лубян урман-техника көллияте оешуга 100 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Бу зур юл, тулы бер чор. Бүген сез Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының динамик үсештәге тармак булуына инандыгыз. Вакыт узгач, без сезнең белән янә очрашырбыз һәм, лектор буларак түгел, ә безнең урманнарның чәчәк атуы өчен уртак эш башкаручы коллегалар буларак сөйләшербез дип өметләнәм», – дип йомгаклады министр.
Аннары видеоэлемтә форматында чарада катнашучыларга Дрезденның Техник университеты (Германия Федератив Республикасы) профессоры Альбрехт Бемман мөрәҗәгать итте. Ул Санкт-Петербург дәүләт урман-техник университетында белем алу һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белән хезмәттәшлек юнәлешләре турында сөйләде. «Сезне чын күңелдән Халыкара урманнар көне белән котлыйм! Барыгызга да һөнәри уңышлар, яңа җиңүләр һәм казанышлар телим», – диде ул.
Чара барышында шулай ук КДАУ урман хуҗалыгы факультетының урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Харис Мусин һәм Казан шәһәренең «11 нче татар гимназиясе» МББУ директоры Айгөл Госманова чыгыш ясады. Харис Мусин – урман хуҗалыгының тарихы, танылган урманчылар, Айгөл Госманова КДАУ белән хезмәттәшлек нәтиҗәләре турында сөйләде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүген шулай ук «Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү тарихы» фотокүргәзмәсе һәм вакансияләр ярминкәсе дә оештырылган иде. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Лилия Мортазина студентларга тармакның иң кирәкле һөнәрләре, хәзерге вакытта Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә булган вакансияләр, хезмәт шартлары һ.б. турында җентекләп сөйләде.