Министрлыкта Чистай муниципаль районында урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 19 марты, җомга

Бүген Министрлыкта Чистай муниципаль районында урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Видеоконференция режимында узган чарада муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов, урманчылыклардагы җитәкче-урманчылар, урман хуҗалыклары директорлары, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ачты.

2020 елда урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча башкарылган эшләр турында төп доклад белән «Биләр урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Рамил Нуруллин чыгыш ясады. Әйтик, Биләр урманчылыгы территориясендә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чаралары комплексы кысаларында гомуми озынлыгы 140 км булган янгынга каршы минерализацияләнгән полосалар сузылган һәм яңартылган, янгынга каршы билгеләнештәге юлларны төзү һәм реконструкцияләү эшләре башкарылган. Шулай ук янгын тематикасына мәгълүмат такталары һәм баннерлар куелган, урманнарга килә торган гражданнарның ял итү урыннарын төзекләндерү эшләре башкарылган.

«Хәзерге вакытта 2021 елның янгын куркынычы чорына әзерлек тулы куәтенә бара. Урман янгыннарын сүндерү планы эшләнде, урманчылык эшчәнлеге зонасында янгын-коткару частьләре белән үзара хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды, урман фонды җирләренә патрульлек итү маршрутлары билгеләнде, урман янгыннары станцияләре командалары һәм ирекле янгын дружиналары укытыла», – дип хәбәр итте Рамил Нуруллин.

Киңәшмәгә министр Равил Кузюров йомгак ясады. «Урманнарда янгын куркынычы сезонын уңышлы уздыру күп очракта сыйфатлы әзерлеккә бәйле. Урман фонды җирләре янында урман янгыннары һәм авыл хуҗалыгы янгыннары барлыкка килүгә юл куймас өчен барысын да эшләргә кирәк, – дип ассызыклады ул. –- Уртак көч белән бу чорны гадәттән тыш хәлләрдән башка узарбыз дип өметләнәм».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International