Хөрмәтле татарстанлылар!
21 мартта дөньяда иң мөһим экологик бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара урманнар көне билгеләп үтелә. Ул планетада яшәүче барлык кешеләргә урманнарның аерым роле һәм аларга игътибарлы һәм сакчыл караш кирәклеге турында искәртергә тиеш. Быел Халыкара урманнар көне «Урманнарны торгызу» темасына багышлана.
Урманнар планетаның үпкәләре дип юкка гына әйтмиләр, чөнки алар климатка, атмосфера, су объектлары торышына сизелерлек йогынты ясый, туфракның уңдырышлылыгын, ландшафтларны сакларга булыша, күп кенә үсемлекләр һәм хайваннар өчен табигый яшәү тирәлеге булып тора. Шуңа күрә урман байлыкларын саклау мәсьәләләре дөньяның барлык илләре өчен дә иң мөһим бурычларның берсе бүген.
Татарстан Республикасында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, урман ресурсларыннан рациональ һәм өзлексез файдалануны тәэмин итү буенча системалы, максатчан эш алып барыла. Безнең төп приоритетлар урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләренең нәтиҗәлелеген арттыруга бәйле чишелешләр эзләү, Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең матди-техник базасын яңарту, производствога инновацияләр һәм фәнни казанышлар кертү белән бәйле. Болар барысы да максималь уңайлы, сәламәт яшәү мохите булдыруга һәм гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән.
Мин Татарстанда яшәгән һәркемгә урманга битараф булмаганы һәм «Урман утырту көне», «Хәтер бакчасы» һәм «Урманны саклыйк» табигать саклау акцияләрендә актив катнашканы өчен чын күңелдән рәхмәтлемен. 2011 елдан башлап республикада ирекле ярдәмчеләр көче белән 7 мең гектардан артык мәйданда 25 миллион үсенте утыртылган. Газиз республикабыз урманнарын саклауга һәм арттыруга керткән зур өлешегез өчен рәхмәт сезгә.
Хөрмәтле дуслар! Бу истәлекле көндә Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, оптимизм һәм башлаган һәр эшегездә уңышлар телим!
Халыкара урманнар көне белән!
ТР урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров