Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы токым орлыкларының беренче ротациясе чәчелә башлаган

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы токым орлыкларының беренче ротациясен чәчү эшләренә керешкәннәр.

«Барлыгы 4 миллион данә нарат, чыршы һәм карагай орлыгы чәчеләчәк, – дип сөйләде үзәк директоры Руслан Газизов. – Эшләргә 14 кеше җәлеп ителде, чәчүне ике атна эчендә төгәлләргә планлаштырабыз».

Белешмә өчен. Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәге Европада иң зур автоматлаштырылган питомник булып тора, анда ябык тамыр системасы белән утырту материалы үстерелә. Үзәкнең җитештерү куәте елына 12 млн. данә утырту материалы тәшкил итә. Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәге 11,3 га мәйдан били, аларда 4 теплица, 13 үстерү кыры, орлыкларны суыту һәм саклау корпусы, 2 склад һ.б. урнашкан. Үзәк ВСС АВ швед компаниясенең заманча җиһазлары белән җиһазландырылган.

2020 елда Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә 9,6 млн. гади нарат, 0,7 млн. данә европа чыршысы, 0,8 млн. данә иенке каен, 0,3 млн. данә себер карагае, 0,6 млн. данә акация үсентеләре үстерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International