Ислейтар урман хуҗалыгында 2021 елның урман культуралары сезонына әзерләнәләр

2021 елның 23 марты, сишәмбе

«Ислейтар урман хуҗалыгы» ДБУ 2021 елның урман культуралары сезонына әзерләнә. Бүген учреждение белгечләре кар катламын тизрәк эретү һәм туфракта дымны саклап калу максатында, теплицаларда көл тарату – «кар каралту» эшен башкардылар.

«Бездә 2 теплица бар, анда без стандарт утырту материалы үстерәбез, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Морат Ибраһимов. – Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «кар каралту» кәлшәләрнең төрле авырулар белән зарарлану куркынычын һәм язгы кояштан пешү куркынычын киметә, чөнки кояш нурларының чагылышын киметергә ярдәм итә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International