Министрлыкта Татарстанның Питрәч һәм Менделеевск районнарында урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре каралды

2021 елның 23 марты, сишәмбе

Бүген Министрлыкта Питрәч муниципаль районы территориясендә 2021 елгы урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада муниципаль район башлыгы Илһам Кәшапов, республика урманчылыкларындагы җитәкче-урманчылар, урман хуҗалыклары директорлары, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ачты.

Район башлыгы Илһам Кәшапов үзенең сәламләү сүзендә «Лаеш урманчылыгы» ДКУ Питрәч кишәрлегенең Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең территориаль бүлеге белән урман янгыннары килеп чыгуга юл куймас өчен үзара хезмәттәшлек итүенең мөһим булуы турында билгеләп үтте. «Авыл хуҗалыгында урып-җыюдан калган калдыклар аеруча куркыныч тудыра», – дип ассызыклады ул.

Төп доклад белән «Лаеш урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Фәнил Фазлыев чыгыш ясады. Ул 2020 елда Питрәч кишәрлеге урманчылыгы территориясендә 170 км озынлыктагы янгынга каршы минераллаштырылган полосалар салу һәм булганнарын яңарту, 16 км озынлыктагы янгынга каршы юллар төзү һәм реконструкцияләү эшләре башкарылганлыгы турында сөйләде.

«Янгынга каршы тематикага 5 аншлаг һәм плакат куелды, 2 меңнән артык мәгълүмат листовкасы таратылды. Урман фонды җирләренә патрульлек итү, янгын куркынычына мониторинг һәм урман янгыннары буенча актив пропаганда үткәрелде, – диде Фәнил Фазлыев. – Мондый чаралар быел да планлаштырылган. Бүгенге көндә юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуга юл куймау турында 42 кисәтү бирелде».

Киңәшмәгә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров йомгак ясады. «Киләсе чорда гражданнар, учреждениеләр, оешмалар, шәхси эшкуарлар һәм юридик затлар тарафыннан урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк. Бу бигрәк тә урман янындагы территорияләрне коры үлән үсемлекләреннән, чүп-чардан, ауган коры-сарыдан һәм янучан башка материаллардан чистарту яки урманны янгынга каршы минераль полоса белән аерып чыгару өлешендәге таләпләрне үтәүгә кагыла», – дип билгеләп үтте министр.

Бүген Менделеев муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев катнашында урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча шундый ук киңәшмә узды.

2020 елда урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча башкарылган эшләр турында «Алабуга урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Рәмис Гыйлаҗиев сөйләде.

Аннары утырышта катнашучылар урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үткәрү, 2021 елда муниципаль район территориясендә урман янгыннары барлыкка килүне булдырмау чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International