Республиканың базислы урман питомникларында «кар каралту» эшләре алып барыла

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында базислы урман питомникларында «кар каралту»  эшләре алып барыла. «Чәчү участокларында көл тарату кар катламын тизрәк эретеп, туфракта дымны сакларга мөмкинлек бирә, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү бүлеге җитәкчесе Тимур Галиев. – Шулай ук әлеге процедура утырту материалының төрле авырулар белән зарарлану куркынычын һәм язгы кояш нурларыннан пешү куркынычын да киметә».

Шулай итеп, «Әлки урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Базарлы Матак кишәрлеге урманчылыгы питомнигы территориясендә шундый эшләрне башкарган. Барлыгы 0,6 га мәйданда 1500 кг көл таратылган, эшләргә 15 кеше җәлеп ителгән.

«Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре мондый эшләрне Аксубай кишәрлеге урманчылыгы питомнигы территориясендә башкарган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International