Министрлыкта Актаныш муниципаль районында урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 26 марты, җомга

Бүген Министрлыкта Актаныш муниципаль районында урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Видеоконференция режимында узган чарада муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов, район башкарма комитеты вәкилләре, «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнар Әхмәтгалиев, «Минзәлә урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Айдар Хәлиуллин, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ачты.

Үзенең сәламләү сүзендә район башлыгы Энгель Фәттахов урман янгыннары килеп чыгуга юл куймас өчен барлык структураларның үзара хезмәттәшлегенең мөһим булуы турында ассызыклады. «Авыл хуҗалыгы калдыклары аеруча куркыныч тудыра, шуңа күрә бу киңәшмәдә барлык авыл җирлекләре башлыклары катнаша», – диде ул.

2020 елда урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча башкарылган эшләр турында төп доклад белән «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнар Әхмәтгалиев чыгыш ясады. «Актаныш районы территориясендә Актаныш кишәрлеге урманчылыгы, Калинин һәм Юртау кишәрлеге урманчылыкларының бер өлеше урнашкан. Урман фондының гомуми мәйданы 19,9 мең гектар тәшкил итә», – дип хәбәр итте ул.

Узган ел урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы кысаларында 12 км янгынга каршы минераллаштырылган яңа полосалар булдырылган һәм гомуми озынлыгы 70 км гамәлдә булганнары карап чыгылган. Шулай ук янгын тематикасына мәгълүмат такталары һәм баннерлар куелган, урманнарга килә торган гражданнарның ял итү урыннарын төзекләндерү эшләре башкарылган.

«Хәзерге вакытта 2021 елның янгын куркынычы чорына әзерлек тулы куәтенә бара. Бүгенге көндә Актаныш районы юридик затларына һәм шәхси эшкуарларына урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуга юл куймау турында 17 кисәтү бирелде. Урман янгыннары формированиеләре, янгын сүндерү мобиль төркемнәре формалаштырылды, урман фонды җирләренең җир өстендә патрульлек итү маршрутлары расланды», – дип өстәде Илнар Әхмәтгалиев.

Киңәшмәгә министр Равил Кузюров йомгак ясады. «Урман янгыннарына каршы көрәш турында пропагандалау урман янгыннары барлыкка килүне кисәтү чаралары комплексының состав өлеше булып тора. Янгын куркынычы сезоны башлану белән халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-профилактика эшен көчәйтергә кирәк», – диде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International