Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы территориясендә табигый янгыннарны кисәтү һәм бетерү буенча команда-штаб өйрәнүләре узды, анда 2021 елда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча ярдәмче система көчләре һәм чаралары җәлеп ителде. Бер үк вакытта Татарстан Республикасы буенча урман янгыннарын сүндерүгә бәйле Җыелма план да сыналды. Видеоконференция режимында узган чарада Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ директоры Айдар Гайфуллин, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең мониторинг бүлеге баш белгече Альберт Шәрифуллин, республика урманчылыклары җитәкчеләре, урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Чараны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ачты. «Янгын куркынычы сезоны алдыннан урманнарда Министрлык, аның ведомствосындагы учреждениеләр, Урман янгыннарын сүндерү үзәге һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе вәкилләре катнашында урманда һәм табигый янгыннарны сүндергәндә гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта үзара бәйләнешне өйрәнүгә бәйле укулар үткәрергә кирәк, – диде ул. – Элек мондый чаралар урынга чыгып үткәрелде, әмма быел пандемия аркасында без команда-штаб өйрәнүләрен мондый форматта үткәрергә мәҗбүр булдык».
Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский үзенең сәламләү сүзендә округ регионнарында янгын куркынычы сезонына әзерлек, урман янгыннарын сүндерү станцияләрен тикшерү һәм урман законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләде. «Аерым алганда, быелдан башлап арендаторлар да арендаланган урман кишәрлекләрендә урман янгыннарын сүндерүдә катнашырга тиеш мондый форматта дип искәртте Александр Орнатский.
Сценарий буенча, өйрәнүләр барышында мондыйрак хәл (риваять) барлыкка килде: Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының урман янгыннарын дистанцион мониторинглау мәгълүмат системасында Балык Бистәсе муниципаль районының Күки авылы янында термик нокта ачыклана. Патруль төркеме янып китү урынының Кызыл Йолдыз урманчылыгының Арыш кишәрлеге урманчылыгы территориясендә 17 кварталның 19 бүлемтеге урман фонды территориясендә урнашканлыгын ачыклый. Җил көчәю сәбәпле, янгынның мәйданы арта һәм Күки авылына күчү куркынычы барлыкка килә. Янгынны сүндерү өчен «Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» ДБУ, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе көчләре җәлеп ителә.
Хәлләр турында докладлар белән «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ директоры Айдар Гайфуллин, урман янгыннарын сүндерү җитәкчесе, «Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Альберт Закиров, төбәк диспетчерлык хезмәте диспетчеры Алия Гайфуллина һәм 128 янгын сүндерү һәм коткару бүлеге башлыгы урынбасары Ренат Иксанов чыгыш ясый.
ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров команда-штаб өйрәнүләренә йомгак ясады. «Урман янгыннары килеп чыккан очракта нәкъ менә шундый гамәлләр тәртибе булырга тиеш. Дөрес һәм оператив карарлар кабул итү мөһим, – дип ассызыклады министр. – Безнең алда 2021 елда урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорны гадәттән тыш хәлләрдән башка гына уздырып җибәрү өчен мөмкин булганның барысын да эшләү бурычы тора».