Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров 2021 елда урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Чарада министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлыкның эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ директоры Айдар Гайфуллин, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урман хуҗалыклары җитәкчеләре, урман хуҗалыклары директорлары, республиканың урман янгыннарын сүндерү станцияләре башлыклары катнашты.
Төп доклад белән Айдар Гайфуллин чыгыш ясады. «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ составына Биектау, Лаеш, Саба, Кайбыч һәм Лениногорск муниципаль районнарында янгыннарны сүндерү буенча урнашкан III типлы 5 станция һәм төбәк диспетчерлык хезмәте керә, дип сөйләде ул. «Янгын чыгу куркынычы янаган чорда штат саны 90 кеше тәшкил итә (аларның 60ы – сезонлы эшчеләр)», – дип хәбәр итте Айдар Гайфуллин.
Ул кыскача 2020 елда урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча башкарылган чаралар комплексына, янгын тематикасына мәгълүмати щитлар һәм аншлаглар урнаштыруга, урман фондын патрульләштерүгә һәм урман янгыннарына каршы көрәш турында пропагандалауга тукталды.
«Гомумән алганда, янгын чыгу куркынычы янаган чор дәвамында узган ел урман янгыннарын дистанцион мониторинглауның мәгълүмат системасында 921 термик нокта теркәлгән. Аларның 318е урман фонды чикләрендәге территорияләрдә янгын чыгу очрагын раслады», – дип өстәде «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ директоры.
Айдар Гайфуллин 2021 елга бурычлар сыйфатында урман янгыннары барлыкка килүгә юл куймауны һәм РФ Хөкүмәтенең 19.07.2009 ел, № 1605-р күрсәтмәсе нигезендә III типтагы урман янгыннарын сүндерү станцияләрен комплектлауны билгеләде.
Киңәшмә барышында шулай ук «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова һәм «Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Спартак Еливанов чыгыш ясады, алар урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек барышы турында сөйләделәр.
Киңәшмәгә йомгак ясап, министр Равил Кузюров урман фонды җирләрен патрульләү һәм халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-профилактика эше алып баруга бәйле кайбер йөкләмәләр бирде. «Янгынга каршы кампаниянең уңышы барлык структураларның җайга салынган эшенә һәм үзара хезмәттәшлегенә бәйле», – дип ассызыклады министр.