«Түбән Кама» милли паркы хезмәткәрләре Aquila heliaca кояш бөркете оясыннан онлайн-трансляция башлап җибәргән

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

«Түбән Кама» милли паркы хезмәткәрләре Әлмәт муниципаль районында урнашкан Aquila heliaca кояш бөркете оясыннан онлайн-трансляция башлап җибәргән. Проект Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, «Татнефть» ГАҖ һ.б. ярдәмендә тормышка ашырыла.

Проектның максаты – эре ерткыч кошларның популяцияләрен саклау, кеше күп яши торган һәм техноген үзләштерелгән территорияләрдә тигез киңлекләрдә яшәүче бөркетләрнең тормышы турында белемнәрне тарату.

«Хәзерге вакытта Татарстанда бу төрләрнең 200 оясы билгеле, аларның төп өлеше республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында урнашкан. Соңгы елларда бөркетләр авыл хуҗалыгындагы үзгәрешләр аркасында берьюлы берничә урында юкка чыккан. Беренчедән, көтүлек утлавыкларын бетерү бөркетләрнең азык базасын киметүгә китергән. Көтүлекләр юк – бөркетләр туклана торган төрләр дә юк. Икенчедән, төп азык объекты – йомраннарның кискен кимүенә авыл хуҗалыгында пестицидлар куллануны арттыру да сәбәпче булырга мөмкин, – дип сөйләде проект җитәкчесе, орнитолог, «Түбән Кама» милли паркының табигать музее мөдире Ринур Бекмансуров. – Шулай ук бөркетләрнең авыл торак пунктлары янында оялау тенденциясе дә күзәтелә, бу исә азык базасы концентрациясе белән бәйле. Кешеләрнең мондый күршеләргә түземле булуы мөһим: бер генә очракта да ояларны юк итәргә ярамый».

Татарстанда кояш бөркете оясыннан видеотрансляцияне Интернет челтәрендә YouTube: https://www.youtube.com/watch?v=E4hzEtA9u4g видеохостингында карарга була.

Социаль челтәрләрдә проект:

– Instagram: https://www.instagram.com/orlan.beloxvost;

– YouTube: https://clck.r/FSPyx;

– Facebook: https://www.facebook.com/orlan.beloxvost;

– ВКонтакте: https://vk.com/id69248498;

– Яндекс.Дзен: https://clck.ru/Qy2wb.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International