Тәтеш районы мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар Идел буе урман экосистемаларының мөһимлеге турында белгән

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Тәтеш муниципаль районында биология фәннәре докторы, ТР Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты профессоры Айрат Сабиров һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә хезмәт иткән ветеран, ТР атказанган экологы Рифкать Хуҗиев булып киткән. Алар Урюм урта мәктәбенең «Урманчы» һәм «Яшь урманчылар» мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар белән әңгәмәләр үткәргән. Кунакларны ТР «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ Урюм кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Дмитрий Тойкин озатып йөргән.

Укучылар белән очрашу барышында Айрат Сабиров «Идел буе урманнарының тотрыклылыгын саклау» темасына кыскача доклад белән чыгыш ясаган. Ул Идел буеның яр буе урман экосистемаларының үсемлекләрнең һәм туфракларның төрлелеген саклаудагы роле, урман биогеоценозлары төрләре турында сөйләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International