Хәзер ЛесЕГАИС системасында Дәүләт хезмәтләре порталы аша теркәлергә мөмкин

2021 елның 30 марты, сишәмбе

2021 елның 30 мартыннан башлап, Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы – Дәүләт хезмәтләре порталы аша ЛесЕГАИС системасына керергә мөмкин.

«ЛесЕГАИС системасыннан файдалануның яңартылган ысулы урман мөнәсәбәтләрендә катнашучыларга системада теркәлү эшен гадиләштерә. Шунысын истә тотарга кирәк: Дәүләт хезмәтләре порталында кулланучы юридик зат хезмәткәре яки шәхси эшкуар буларак авторизацияләнергә тиеш, әмма физик зат буларак түгел», – дип аңлатты Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Иван Советников.

ЛесЕГАИС системасында теркәлү өчен яңа кулланучыларга системаның рәсми сайтына керү рәвешендә «Дәүләт хезмәтләре порталы (ЕСИА) аша керү» төймәсенә басарга һәм юридик зат яки шәхси эшкуар сыйфатында ЕСИА системасында авторизация узарга кирәк.

Системага керү мөмкинлеге булган, ЛесЕГАИС системасыннан файдаланучылар оешманы һәм аның хезмәткәрләрен иң әүвәл «Агачны һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алу ЕГАИС порталына керү» төркеменә кушып, аларны исәпкә алу язуы Дүләт хезмәтләре порталында расланганнан соң, шулай ук эшли алачаклар. Дәүләт хезмәтләре порталы аша авторизацияләнгәннән соң, кулланучыга элегрәк кертелгән документлар турында мәгълүмат биреләчәк.

ЛесЕГАИС порталының эше һәм анда теркәлү турында техник сораулар килеп туган очракта, системада техник ярдәм хезмәтенә кире элемтә формасы аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Авторизация механизмындагы үзгәрешләр 04.02.2021 ел, № 3-ФЗ Федераль законда билгеләнгән РФ Урман кодексы нигезләмәсе нигезендә башкарыла. Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 1 гыйнварыннан Россиянең кайбер төбәкләрендә ЛесЕГАИСның модернизацияләнгән функционалына тест уздыру эксперимент уза. 2021 елның 1 июленнән яңартылган системаны куллану урман мөнәсәбәтләрендә катнашучыларның барысы өчен дә мәҗбүри булачак.

 

Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте материаллары файдаланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International