2021 ел башыннан бирле ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр һәм урман хуҗалыклары белгечләре 234 кг ылыслы токым орлыгы әзерләгән. Аларның 107 кг – нарат һәм 127 кг – чыршы.
Орлык әзерләү буенча лидерлар арасында – республиканың Арча, Мамадыш һәм Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы.
Исегезгә төшерик, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. Проект нигезендә, быел 11455 килограммнан да ким булмаган күләмдә орлык әзерләргә кирәк. Орлыкларның төп өлеше агымдагы елның икенче яртыеллыгында җыелачак.
Белешмә өчен. 2020 ел дәвамында Татарстан Республикасы урман тармагы белгечләре тарафыннан 23338 кг төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы (планның 204%) әзерләнгән, шул исәптән 769 кг – ылыслы токым һәм 1865 кг – яхшыртылган нәсел үзлекләре белән.