Бүген Татарстан Министрлыкта видеоконференция режимында Ютазы муниципаль районында урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Төп доклад белән «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова чыгыш ясады. «Янгын куркынычы янаган чорга әзерлек кысаларында безнең тарафтан Бөгелмә урманчылыгы территориясендә урман янгыннарын сүндерү планы эшләнде, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы һәм Баулы муниципаль районнарының янгын-коткару частьләре белән үзара хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды, урман фонды җирләренең җир өстендә патрульлек итү маршрутлары расланды һәм ирекле дружиналар булдырылды», – дип хәбәр итте Гөлнара Мөхәммәтханова.
Шулай ук юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга мәҗбүри таләпләрне, муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне бозуга юл куймау турында 30 кисәтү бирелгән.
«Хәзерге вакытта халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча актив агитация-профилактика эше алып барыла», – дип тә өстәде җитәкче-урманчы.
Киңәшмәгә министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов йомгак ясады. «Гражданнар, учреждениеләр, оешмалар, шәхси эшкуарлар һәм юридик затлар тарафыннан урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк. Бигрәк тә урман янындагы территорияләрне коры үлән үсемлекләреннән, чүп-чардан, ауган коры-сарыдан һәм янучан башка материаллардан чистарту яки урманны янгынга каршы минераль полоса белән аерып чыгару өлешендәге таләпләрне үтәүгә кагыла», – дип билгеләп үтте ул.