Министрлыкта Кама Тамагы муниципаль районында урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек барышы турында фикер алыштылар

2021 елның 2 апреле, җомга

Бүген Министрлыкта Кама Тамагы муниципаль районында урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды. Видеоконференция режимында узган чарада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Заһидуллин, «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Ранил Рәхмәтуллин, «Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Рәис Хәлитов, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

2020 елда урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча башкарылган эшләр турында «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Ранил Рәхмәтуллин сөйләде. «Кама Тамагы районы территориясендә Кариле кишәрлеге урманчылыгы һәм Тәтеш кишәрлеге урманчылыгының бер өлеше урнашкан. Урман фондының гомуми мәйданы 11 мең гектар тәшкил итә», – дип хәбәр итте ул.

Аның сүзләренә караганда, узган ел урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чаралары комплексы кысаларында 20,5 км озынлыкта янгынга каршы минераль полосалар салынган һәм яңартылган, 12 км озынлыгында янгынга каршы билгеләнештәге юлларны үзгәртеп кору эшләре башкарылган. Шулай ук янгын тематикасына мәгълүмат такталары һәм баннерлар куелган, урманнарга килә торган гражданнарның ял итү урыннарын төзекләндерү эшләре башкарылган.

«Хәзерге вакытта 2021 елның янгын куркынычы чорына әзерлек тулы куәтенә бара. Бүгенге көндә районның юридик затларына һәм шәхси эшкуарларына урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуга юл куймау турында 11 кисәтү бирелде. Ирекле янгын дружиналары булдырылды, урман фонды җирләренә җир өстендә патрульлек итү маршрутлары расланды», – дип өстәде Ранил Рәхмәтуллин.

Киңәшмәгә йомгак ясап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов быел янгынга каршы чараларны үтәү, халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-профилактика эше алып бару һәм башка мәсьәләләр буенча йөкләмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International