Бүген Министрлыкта 2020 елда һәм 2021 елның беренче кварталында ведомствога караган учреждениеләрнең эшчәнлек йомгаклары буенча баланс комиссиясе утырышы узды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды. Чарада министр урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, урманчылыклардагы җитәкче-урманчылар, республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Утырыш барышында республиканың Минзәлә, Лениногорск, Алабуга, Лаеш һәм Лубян өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы директорлары башкарылган эшләр турында хәбәр итте.
Докладларны тыңлап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов җитәкчеләргә урманнарда янгын куркынычы янаган чорга әзерлек, урман утыртмаларына урман патологиясе буенча тикшерү уздыру, федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыруга бәйле кайбер йөкләмәләрне җиткерде. «Урман законнарында үз көченә кергән үзгәрешләр турында барлык хезмәткәрләр өчен семинар үткәрергә кирәк. Гомумән алганда, эш темпларын киметмәүне һәм урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча чараларны сыйфатлы башкаруны тәэмин итүегез турында сорыймбашкарылган эшләр турында дип ассызыклады ул.
Министр урынбасары Рәис Гомәров товар продукциясе җитештерү, эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү, республика предприятиеләренә агач ташу, техниканы нәтиҗәле эксплуатацияләү, хезмәт хакы түләү, хезмәт сагы һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләренә тукталды.