Министрлыкта Татарстанның Теләче, Тукай һәм Балтач районнарында урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек мәсьәләләре каралды

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта Теләче муниципаль районында урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек мәсьәләләре каралды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды. Видеоконференция режимында узган чарада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин, «Кызыл Йолдыз урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Нияз Таҗмиев, «Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Альберт Закиров, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Төп доклад белән җитәкче-урманчы Нияз Таҗмиев чыгыш ясады. «Теләче районы территориясендә Кызыл Йолдыз урманчылыгының Аарыш һәм Теләче кишәрлекләренә караган урманчылыклар урын алган. Урман фондының гомуми мәйданы 6353 гектар тәшкил итә», – дип хәбәр итте ул.

«Күпчелек өлешендә, район территориясендә янгын чыгу куркынычының III (урта) классы күзәтелә, – дип өстәде Нияз Таҗмиев. – Урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чаралары комплексы кысаларында быел янгынга каршы минераллаштырылган полосалар ясау һәм булганнарын яңарту, янгынга каршы билгеләнештәге юлларны үзгәртеп кору, янгын куркынычсызлыгы тематикасына мәгълүмат такталары һәм баннерлар урнаштыру һәм урманнарга йөри торган гражданнарның ял итү урыннарын төзекләндерү эшләре башкарылачак».

Җитәкче-урманчы сүзләренә караганда, бүгенге көндә Теләче районы юридик затларына һәм шәхси эшкуарларына зарури таләпләрне, муниципаль хокукый актларда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 11 кисәтү бирелгән.

Докладны тыңлаганнан соң, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов урман янгыннарына каршы пропаганда һәм урманнардагы янгын чыгу куркынычына бәйле хәлне күзәтеп торуга бәйле мәсьәләләрне билгеләде. «Урманнарны янгыннардан саклау мәсьәләләрендә барлык структураларның һәм оешмаларның җайга салынган эше һәм оператив рәвештә карарлар кабул итә белү бик мөһим», – дип ассызыклады ул.

ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, шулай ук, Тукай һәм Балтач районнарында янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек мәсьәләләре буенча да киңәшмәләр үткәрде.

2020 елда урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре һәм 2021 елга планнар турында «Алабуга урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Рәмис Гыйлаҗиев һәм «Арча урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Раушан Гайфетдинов сөйләде.

Утырышлар барышында урманнарны янгыннардан саклау өлкәсендә ведомствоара хезмәттәшлек итү, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үткәрү һ.б. мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International