Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Фәнни-техник совет утырышы булды. Видеоконференция режимында узган чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, «ВНИИЛМ» ФДБУ филиалы – Көнчыгыш-Европа урманнарны сынау станциясе директоры Федор Ильин, «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге директоры Надежда Кузякина, «Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалы директоры Айрат Йосыпов, «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ директоры Рим Фәхразыев, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре һ.б. катнашты.
Утырыш барышында 2021-2022 елларда фәнни-тикшеренү эшләрен үткәрү турында тәкъдимнәр каралды. Аерым алганда, Татарстан Республикасы территориясендә имәнлекләрне торгызу программасын эшләү, Татарстан Республикасы урман фондында урман орлыклары базасын (плюс үсентеләрен) инвентаризацияләү, кыргый тояклы хайваннарның яшь нарат культураларына тискәре йогынтысын киметү максатларында ВД-АК-101 «PROTECT» чарасына сынаулар үткәрү һ.б. темалар каралды.
Татарстан Республикасы урман фонды торышын һәм цифрлы технологияләрне кулланып урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча 50 ел эчендә башкарылган эшләрне анализлау темасы аеруча зур кызыксыну уятты.
Утырыш нәтиҗәләре буенча урман хуҗалыгы өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшчәнлегенең яңа өстенлекле юнәлешләрен эшләү кирәклеге турында карар кабул ителде. Әлеге мәсьәлә буенча киләсе фикер алышу агымдагы елның 2 нче кварталына билгеләнде.