Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында доклад белән чыгыш ясады. Киңәшмәнең темасы Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә дә, табигый янгыннарны кисәтү һәм бетерү буенча гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм чикләү буенча территориаль системаның әзерлеге турында иде. ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды.
Үз чыгышында Илгизәр Зарипов ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы көчләренең һәм чараларының урман янгыннарын кисәтү һәм бетерү буенча әзер булуы турында сөйләде. Ул искәрткәнчә, бүгенге көндә республиканың урманнар биләгән җирләренең гомуми мәйданы – 1 млн. 272 мең гектар, урман белән каплану дәрәҗәсе – 17,5%. Татарстан Республикасында урман янгыннарын ачыклау һәм сүндерү максатларында II типтагы 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе, III типтагы 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм янгынга каршы инвентарь туплау өчен 14 пункт эшли. Урман янгыннары формированиеләренең саны – 718 кеше, җиһазланыш – 362 төрле техника.
«Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы нигезендә, урман янгыннарына каршы көрәшкә юридик затларның көчләре һәм чаралары җәлеп ителергә мөмкин – бу 2485 кеше һәм 643 берәмлек техника һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсеннән – 731 кеше һәм 218 берәмлек техника», – дип хәбәр итте Илгизәр Зарипов.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында янгын куркынычы булган хәлләрне космостан, авиация ярдәмендә (1,2 млн. га) һәм җир өстендә (11 мең га) мониторинглау каралган. Шулай ук «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты да тәүлек буе эшли (тел. 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95).
«Утны туктат!» мәгълүмат кампаниясе кысаларында бүгенге көндә авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында 457 лекция, әңгәмәләр һәм чыгышлар үткәрелде, 287 листовка, белешмәлекләр һәм брошюралар таратылды, – дип өстәде Илгизәр Зарипов. – Моннан тыш, хәзерге вакытта янгын-күзәтү каланчаларын, янгын сүндерү техникасын, җайланмаларны һәм инвентарьны ремонтлау һәм комплектацияләү эшләре төгәлләнеп килә. Тулаем алганда, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзер».