Иннополис университетында урман комплексын цифрлы трансформацияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2021 елның 9 апреле, җомга

Бүген «Иннополис университеты» ЮҺБ АКО урман комплексын цифрлы трансформацияләү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Чарада «Рослесинфорг» ФДБУ баш аналитигы, Рослесхозның 2013 елның 28 декабрендәге 415-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру буенча проект төркеме җитәкчесе Александр Мариев, Бурятия Республикасы табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Матвеев, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, «Инногеотех» ҖЧҖ генераль директоры Александр Хәсәнов һ.б. катнашты.

Киңәшмә барышында урман тармагын цифрлы трансформацияләү, 2021 елның 4 февралендәге 3-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру, урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын (ФГИС ЛК) булдыру һ.б. мәсьәләләр каралды. Шулай ук урман хуҗалыгында цифрлы технологияләр куллану өлкәсендә Татарстан Республикасы, Иркутск өлкәсе һәм Пермь крае тәҗрибәсе дә каралды.

Татарстан Республикасы урман комплексын цифрлаштыру барышы турындагы доклад белән Министрлыкның дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Василий Чернов чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасы һәм дистанцион зондлау мәгълүматлары нигезендә урман фонды торышын мониторинглау һәм контрольдә тоту сервисы турында сөйләде. «Әлеге инструментлар урман фонды территориясендәге үзгәрешләрне, шул исәптән урман утыртмаларын законсыз кисүне, янган урман кишәрлекләрен, карьераларны, урман патологиясе булган участокларны, законсыз төзелгән биналар һәм корылмаларны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә», – дип хәбәр итте Василий Чернов.

Аның сүзләренчә, тармакны цифрлаштыру буенча алга таба ясалачак адым ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү булачак. «Хәзерге вакытта тест уздырыла, әлеге проектны инде быел гамәлгә ашыру планлаштырыла, – диде Василий Чернов. – Шулай ук Министрлыкның һәм аның карамагындагы учреждениеләрнең компьютер паркын һәм техник җиһазларын яңарту, Татарстан Республикасы урман фонды буенча дәүләт мәгълүмат системасын һәм Татарстан Республикасы урман комплексын исәпкә алу системасын эшләп бетерү дә планлаштырыла».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International