Министрлык командасы Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында баскетбол ярышларында катнашты

2021 елның 10 апреле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында баскетбол ярышлары узды. Ярышлар Казан шәһәрендә «Төзүче» спорт комплексы базасында узды.

Ярышларда Тимур Галиев, Әнәс Сөнгатуллин, Илназ Хөсәенов, Инсаф Ихсанов, Риназ Мөхәммәтҗанов һәм Илфир Гыйбадуллин составындагы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы 2011 елдан бирле республика территориясендә физкультура-спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү, дәүләт граждан хезмәткәрләрен физик яктан камилләштерү өчен шартлар тудыру максатында үткәрелә. Элегрәк спартакиада кысаларында чаңгы һәм шахмат ярышлары узган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International