2021 елда Татарстан Республикасында 1748 га мәйданда яклагыч урман үсентеләре утыртылачак. Шулардан яр-сыза утыртмалары – 1639,5 гектарда, кыр саклаучы урман үсемлекләре 108,5 гектарда утыртылачак. Эшләр «2014-2024 елларга Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү» программасының «Урманнарны яңадан торгызу» ярдәмче программасы кысаларында башкарылачак.
Татарстан Республикасында урман культуралары сезоны 19 нчы апрельдә ачылыр дип көтелә.
Мәгълүмат өчен. Бүгенге көндә республикада барлык яклагыч урман утыртмаларының гомуми мәйданы 145 мең гектар тәшкил итә. Соңгы 10 елда мондый үсентеләр 21 мең га мәйданда утыртылды, шул исәптән 5 ел эчендә – 11 мең га.