Шәһәр яны урманчылыгы хезмәткәрләре санитар-экологик икеайлык кысаларында рейд уздырган

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

Бүген «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре санитар-экологик икеайлык һәм «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе кысаларында экологик рейд үткәргән. Белгечләр Матюшино кишәрлеге урманчылыгы территориясен тикшергән, булган чүп-чарны һәм корыган агачларны җыештырган.

«Апрель аенда, гадәттәгечә, бездә урман фонды территориясен чистарту һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эшләр башлана, – дип сөйләде «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнур Кәшафиев. –Хокук бозучыларны ачыклау максатында без урман кишәрлекләренә системалы рәвештә патрульлек итәбез, фототозаклар кулланабыз. Бүгенге көндә Шәһәр яны урманчылыгы территориясеннән 12 кубометрга якын каты көнкүреш калдыклары чыгарылды».

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2021 елның 1 апреленнән башлап санитар-экологик икеайлык кысаларында республиканың дәүләт урман инспекторлары тарафыннан 26 рөхсәтсез калдык ташлау урыны ачыкланган һәм урманнарда санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.31 ст. буенча административ хокук бозулар турында 5 беркетмә төзелгән. Закон бозу очракларын «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ, «Алабуга урманчылыгы» ДКУ һәм «Саба урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре теркәгән. Барлыгы 36 куб.метр чүп-чар җыеп чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International